Бүген Урыссу гимназиясенең актлар залында узган Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы советы эшендә ТР сәламәтлек министры урынбасары Владислав Виниченко катнашты.
"Олимп" спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов җитәкчелегендәге Ютазы районы командасы чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында мактаулы 3 урынны яулады.
23 февраль бәйрәмен билгеләп үтү алдыннан Урыссуның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат - мәктәбендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Молдецкие забавы» котлау открыткалары ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.
Бүген район ветераннар (пенсионерлар) советы президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
15 февральдә - Бөгелмә шәһәрендә узган Һади Атласи исемендәге төбәкара яшүсмерләр укуларында һәм 16 февральдә Казанның Ибраһим Хәлфин исемендәге Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә актив катнашып, Ралина Мәхмүтова яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, мәктәп китапханәсе белән берлектә, совет солдатларын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән чара уздырылды.
Әфгән сугышында булып кайткан егетләрдән, әле генә белә башладык ничек сугышның аяныч булганын.
Бәләбәйдә самбо буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Анда йөздән артык спортчы катнашты.
"Альтернатива"ҖЧҖ призларына самбочылар турниры узды.
Район мәдәният йорты һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре берләшеп, мәктәп укучылары өчен каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.