Заман кешесенең тормышын кинодан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Киноның күп жанрлылыгы һәркемгә үзе өчен кызыклы фильмнар сайларга, ә заманча мәгълүмати технологияләр аларны теләсәң кайда һәм үзең теләгән вакытта карарга мөмкинлек бирә.
Урыссу гимназиясе укучылары үзләре янына кунакка килгән ике совет антарктик экспедициясендә катнашкан Кәрим Аксәитовны зур кызыксыну белән тыңладылар.
Күптән түгел Азнакай шәһәре мәдәният йортында үзешчән театраль һәм курчак коллективларының “Иделкәем” республика конкурсының зональ этабы узды.
Кеше гомерен тиккә гена табигать фасыллары белән чагыштырмыйлар. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар.
Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова Санкт-Петербургта стажировка узып кайтты.
Район аграрчылары югары керемле культуралар үстерү турында тагын бер кат киңәш-табыш ясады.
Районда авыл эшчәннәрен укытулар башланды.
Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан Кәрәкәшле авыл җирлегендә хатын-кызлар оешмасы "Скандинавия адымы" буенча урамнарда язгы марафон уздырды.
Районыбызның көрәшчеләре үзләренең уңышлары белән куандыруны дәвам итәләр. 19-20 нче февраль көннәрендә Октябрьский шәһәрендә 1999-2001 нче елгы яшьүсмерләр арасында Башкортстан Республикасының билбау көрәше буенча Беренчелеге узды.
Чаңгыда узышу буенча ай башында үткән республика чемпионатында Ютазы районы чаңгычылары көмеш призерлар булды.