ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Республика көне алдыннан районда дүрт туй гөрләде.
Солнечный микрорайонының күптән түгел генә урнаштырылган спорт мәйданчыгында оештырылган волейбол ярышлары район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подоваловта да зур кызыксыну уятты.
Күп фатирлы 204 йортның (145 үзәктән җылытылучы һәм 59 шәхси йорт) җылыту сезонына 184е әзер.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Күп санлы кунаклар каршында район мәдәният йорты артистлары, авыллардан килгән һәвәскәрләр, “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле үзләренең иң дәртле җырлары, иң якты биюләре белән чыгыш тоттылар. Мәдәният елы кысаларында районның иҗат коллективлары катнашындагы әдәби-музыкаль композиция дә Ютазы җиренең күп кырлы талантларга бай булуын тагын бер кат раслады. Бәйрәмнең кульминациясе стадионга районның беренче шәхесләре кайтып җиткәч башланды. Бүгенге тантана өчен якташыбыз Николай Гребенюк махсус язган җыр астында башкарылган “Йортларыгызда тынычлык булсын!” вокаль-бию композициясе һәрбер тамашачының йөрәгенә барып җиткәндер. Шулай булмаса, ул аны кайнар алкышларга күммәс иде.
Районда Республика көнен бәйрәм итү Кече Урыссу авылында күп функцияле үзәк ачудан башланды.
Урыссу бистәсенең 4 санлы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән егерме өч бала өчен генә түгел, калган укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә яңа уку елы күңелле хәбәрләрдән башланды.

29
август, 2014 ел
җомга
Узган атнада район үзәге Урыссудагы һәм авыл җирлекләрендәге күп фатирлы һәм шәхси йортларны карап йөргән комиссия иң яхшыларны ачыклады.
Агымдагы атнада, Республика көне кысаларында, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, башкарма комитетның загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова районда беренчеләрдән булып гаилә фермалары төзегән Котловскийлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре белән очрашты.
Әбсәләм авылының үзәк урамына, ниһаять, асфальт салына башлады.
Соль-Илецкта мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Шишкин истәлегенә В класслы бокс буенча Бөтенроссия турниры узды, анда безнең тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре дә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International