ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2013 ел
сишәмбе
“Бердәм Россия” Ютазы җирле бүлекчәсендә Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров җирле халыкны кабул итте.
Узган сишәмбе, 28 майда, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зәрия Сәетгалина рәислегендә район шәхси эшмәкәрләре киңәшмәсе узды. Анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм мәсьәләсе күтәрелде.
Урыссуда йорт яны территориаләрен төзекләндерәләр.
Утырышлар залында узган дүшәмбе киңәшмәсе “Юлчы” ҖЧҖ директоры Руслан Закировның район территориясендә башкарылган эшләргә отчет бирүеннән башланды.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә районның иҗтимагый оешмаларының актив әгъзалары, мәчеткә йөрүче дин кардәшләребез, инвалидлар, ветераннар, Фәнис мәдәрәсәсе шәкертләре Изге Болгар җыенында катнаштылар.
Безнең янгын сүндерүчеләр Әлмәт шәһәрендә ел саен уздырылган ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары смотр-конкурсында катнаштылар.

26
май, 2013 ел
якшәмбе
Чыгарылыш укучылары мәктәпләр белән хушлаша

24
май, 2013 ел
җомга
Үткән атнада “Мега” кухнясында Татар кухнясы көне үткәрелде.
Укучылар өчен быелгы уку елы да тәмамланып килә. Инде 27 майда чыгарылыш укучылары өчен иң дулкынландыргыч бердәм дәүләт имтиханнары башлана.
Яңа Каразирек авылының “Карлыгач” балалар бакчасында “Яследә милли тәрбия” темасы астында семинар узды.
Тәрбияче Рузалия Мингалеева һәм музыкаль җитәкче Светлана Сагдеева әзерләгән “Күл буенда” дип исемләнгән тәрбияви-музыкаль чара район балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләрнең күңеленә бик тә хуш килде, дип хәбәр итә бакча мөдире Диләрә Мөхәммәдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International