Ютазы районында яшьләргә «Гаилә» милли проекты ярдәмендә үзләрен иҗади яктан күрсәтү һәм кызыклы ял итү өчен менә дигән мөмкинлекләр бирелә.
Урыссу гимназиясе яшь буынның рухи дөньясын формалаштыруга зур игътибар бирә.
Каклыкүл авыл клубында эш кайный, ләкин бу шау-шулы ремонт түгел, ә тыныч, рухи эш.
2026 елның 12 мартында 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак
(Баулы шәһ., Пионер ур., 19 й.).
Район тарих-туган якны өйрәнү музеенда Ватан тарихының канкойгыч ике битенә — Бөек Ватан сугышына һәм Әфганстандагы сугышка багышланган «Чикләрне саклауда» мобиль музей экспозициясен ачу тантанасы булды.
Ютазы муниципаль районы эшмәкәрләренә дәүләт органнарына хисап әзерләү һәм тапшыру өчен махсус сервистан бушлай файдалану мөмкинлеге бирелде. Бу карар төбәкнең кече предприятиеләренең тормышын шактый җиңеләйтәчәк, аларны бухгалтерлык хисабы һәм салымнар түләү өчен кыйммәтле программа тәэминаты сатып алу зарурлыгыннан азат итәчәк.
Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Язның иң назлы бәйрәме алдыннан Иске Урыссу мәдәният йорты волонтерлары мөһим миссия белән авылның иң өлкән яшәүчеләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга киттеләр.
Бәйрәкә авылы мәдәният йорты ишекләре үзебезнең кино сөючеләр өчен ачылды.