ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2021 ел
җомга

Бүген Урыссудагы 2санлы балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе" район конкурсының 1 нче этабы тәмамланды.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың 300 мең кешесе Covid-19 коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан инде.

Ютазы район Советы Аппараты җитәкчесе Наталья Майорова, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм шәхсән үз исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына яңа тормышларында уңышлар, кызыклы ачышлар, зур һәм кечкенә җиңүләр теләде.

Бүген "Олимп" спорт мәктәбендә гер спорты буенча ярышлар уза. Призлы урыннар өчен 45 спортчы көрәшә, алар арасында Октябрьский шәһәреннән һәм Бакалы район үзәгеннән кунаклар да бар.

Казан дәүләт аграр университеты 22 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көнен үткәрә.

Үзәк китапханәнең уку залында, ветераннар Советы белән берлектә, Хәтер һәм кайгы көненә, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган, «Сугышның изге сәхифәләре кешеләр хәтерендә мәңге сакланыр” дип исемләнгән үзләре иҗат иткән шигырьләрне укучылар бәйгесе үткәрелде.

Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Ф.В., ветераннар советы рәисе Әхмәтвәлиева Әлфирә Гайфулла кызы һәм хатын-кызлар советы рәисе Әхтәмова Ризидә Нусрат кызы 90 яшьлек юбилее белән Шәмсеруй Хәмзинаны тәбрикләде.

Юбилярны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин котлады. Ул тантана сәбәпчесенә изге һәм ихлас теләкләрен җиткерде.

 

ЮХИДИ инспекторы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы, Балалар иҗат үзәге педагоглары белән берлектә, балаларның юлда самокатларда, роликлы тимераякларда, героскутерларда һәм башка шәхси мобильлек чараларында үзеңне куркынычсыз тотуга багышланган әңгәмә үткәрде.

Район мәдәният йорты каршында алыштыргысыз җитәкче Гөлназ Ханнанова оештырган театр коллективы үсә, тәҗрибә туплый


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International