ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2021 ел
шимбә

29 апрель көнне район мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Ютазы районының 30 еллыгына багышланган концерт узды.

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе 1 майдан башлана һәм 2021 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.

Без геройларыбызның батырлыгын хөрмәтлибез һәм кадерләп саклыйбыз.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:

Атналык эш киңәшмәсендә Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шафигуллин Свищев Марсель Александровичка ТР Министрлар Кабинетының «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында»гы карары нигезендә торак урыны алу өчен Сертификат тапшырды.

Тарих буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр аз түгел иде. 29 апрель көнне бөтен ил буенча "Җиңү диктанты" акциясе узды.

Гадәттәгечә, район җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның обелискларын яңарталар – иске штукатурканы кыралар, буяу эшләре дә читтә калмый, кайдадыр грунт ташыйлар, кайдадыр фронтка киткән һәм өйләренә кире әйләнеп кайтмаганнарның исемлеге язылган элмә такталарны алмаштыралар.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов район башлыгы Аяз Шәфигуллин озатуында Урыссу сәнәгать паркында булды.

1 Май-Яз һәм хезмәт көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!


30
апрель, 2021 ел
җомга

Май бәйрәмнәрендә Ютазы районы дәвалау-профилактика оешмаларының эш режимы: 4 май һәм 7 май көннәрендә 7: 00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International