2021 елның 28 гыйнвары 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча "Нәрсә ул "яхшы" һәм нәрсә ул "начар"? дип аталган очрашуны Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфларында Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные, полиция лейтенанты Игорь Ашуров үткәрде.
Балалар туган тел турында күп мәкальләр, фразеологизмнар, шигырьләр белүләрен күрсәттеләр, шулай ук кызыклы сорауларга җавап биреп, тапкыр булуларын исбатладылар.
Казирек урта мәктәбендә Туган телләр елы кысаларында авыл китапханәсе белән берлектә күренекле татар язучысы Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре буенча конференция (җитәкчесе Г. Р. Котдусова) уздырылды.
Бу атнада район башлыгына торак-коммуналь, җәмәгать, көнкүреш һәм икътисади характердагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды һәм җаваплы затларга билгеләнгән срокта үтәү өчен йөкләнде.
Ленинград өчен сугыш Икенче бөтендөнья сугышының иң бөек алышларыннан берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң озак дәвам иткәне булды. Ул - шәһәрне саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге символы.
Тамашачыларга тематик роликлар күрсәтелде, район мәдәният йорты артистлары концерт тәкъдим итте. “Маски” театр студиясе «Зур сугышның кечкенә балалары” спектакленнән өзек күрсәтте.
Мөслимә апага карап, татар әбиләренең күпчелеге кебек үк, аның да ачык йөзле, йомшак сүзле булуын күреп, “Сөбханалла" дип, сокланып туя алмадым...
Кунак, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән бергә, Урыссу район үзәк хастаханәсендә булды, алар шулай ук капиталь ремонттан соң район мәдәният йортындагы кино залын, Байлар авылындагы ФАПны, Урыссу поселогындагы яңартылган үзәк базарны, сәнәгать паркын, Иске Урыссу авылындагы балалар паркын карадылар, Яссытугай авылындагы "Уңыш" ҖЧҖ, Алма-Ата авылында "Вафауллин" КФХ, Ютазы мәктәбе һәм башка объектларга бардылар.
ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Сәгадәтулла кызы Фәхертдинова "ГХАТ бүлегенең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында" хисап тәкъдим итте.
Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Әхмәдулла кызы Рәшитова "2020 елда халыкны социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында" доклад белән чыгыш ясады.