ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 31 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча 2020 елның 31 октябренә метеорологик хәл фаразлары:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Көндез яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +2..-1˚.

Көндез максималь һава температурасы +4..+8˚.

Шимбә көнне, 31 октябрьдә, 7 сәгать 30 минутта тантаналы рәвештә үзәк базар ачылачак.

Базар территориясендә авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм район эшкуарлары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Уңышлы сатып алулар һәм күтәренке кәеф телибез!


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә гражданнарны Интернет аша 55 видео кабул итү үткәрелде. Хокукларны теркәү, кадастр исәбенә алу һәм Татарстан Росреестры эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча консультация бирүне җитәкче урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова уздырды.

Мәктәптә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 5 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара узды.

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында район юлларында авариялелек торышына анализ ясалды.

"Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 27.12.2009 елдагы 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә.

Республикада «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде.

Конкурс ике этаптан торды. Республиканың 100 мәктәбеннән барлыгы 30 мәктәп узды, алар арасында Бәйрәкә урта мәктәбе дә бар иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International