60 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр гаиләне өстен күрә. Рәсми никахта торучы кешеләр арасында «көмеш» буын вәкилләре башка яшь категорияләренә караганда югарырак. Бу Росстатта Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан анализлаган халык санын алу күрсәткечләреннән күренгәнчә.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» № 237-ФЗ Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 01.10.202020 № 2920 – р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре расланды.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 29 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 29 октябренә фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-7˚. Көндез максималь һава температурасы +3..+6˚.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә үз эшен дәвам итә. Күрсәтелгән телефон аша терлекчелек, үсемлекчелек, агроиминләштерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, АПКны цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләр, максатчан укыту, ташламалы шартларда торак сатып алу һ.б.лар буенча консультация алырга, шулай ук шикаятьләр, тәкъдимнәр калдырырга мөмкин.
Бу атнада Аяз Шафигуллинга алты кеше мөрәҗәгать итте.
Үзара салым юлы белән җыелган халык акчалары хисабына Урыссу поселогында яңа тротуарлар төзелде:
Баш ветеринария табибы сүзләренә караганда, районда 23827 баш йорт кошы исәпләнә. Аларның сакланышын тәэмин итү һәм район буенча чир таралуга юл куймас өчен, Наил Усманов фермерларны барлык кирәкле саклык чараларын күрергә чакырды.
28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра.
2020 елның 28 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы
РФдә коронавирус таралуга каршы көрәш чараларын көчәйтте. Карар 28 октябрьдә үз көченә керә.