Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның
17 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә секундына 15-16
метр тизлектә көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш
итә:
Җил көчәйгәндә:
1 Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез.
Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2 Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки
биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт
диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм
башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать
транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3 Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән,
электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4 Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт
куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5 Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору
һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән
яный.
6 Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай
ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч
тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар
янында мондый куркыныч арта.
7 Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм
лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8 Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк
торырга кирәк.
Фото – архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне
бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан
бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)
288-46-96.
Ата-аналарга карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының
5.35 ст. 1 өлеше буенча өч административ беркетмә карап тикшерелде
"Төзекләндерү" МУП хезмәткәрләре бу көннәрдә Урыссудагы 2 санлы
мәктәп ишегалдында күп еллар үскән чаганнарны кисү белән мәшгульләр.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Медицина учреждениесенең стационар блогын, кайчандыр соры һәм
таушалган коридорлар һәм палаталарны бүген танып булмый. Әлбәттә,
биредә ремонт эшләре тәмамланмаган әле.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге
һәм МУП хезмәткәрләре көче белән үзәк базар артындагы тимер юл
буендагы гаражлар яны территориясен тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде
Торак-коммуналь комплекс сораулары буенча киңәшмә узды
Начар метеорологик күренешләр: фаразланмый
2020 елның 15 октябренә
2020 елның 14 октябрендә 18 сәгатьтән 15 октябре 18 сәгатенә кадәр
Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-
көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14
метрга кадәр.Төнлә һаваның минималь температурасы+4..+8 градус, аязган
вакытта -1..+3˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+19˚.