ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы чыгарылуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында яңа оештырыла торган һәм гамәлдә булган типовой уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлаштырылган уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.

Исегезгә төшерәбез, салым белдерүләре буенча салым түләү срогы - 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмаска тиеш.


3
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр.

Көндез явым - төшемсез.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +1..+4 градус, урыны белән 0..-3˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +7..+10˚.


2
октябрь, 2021 ел
шимбә

Ютазы районы сәламәтлек саклау учреждениеләре - Урыссу үзәк район хастаханәсендә, Бәйрәкә һәм Ютазы табиблык амбулаторияләрендә, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында төрле елларда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкән буын вәкилләре кичә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм күчтәнәчләре кабул итте.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин барлык катнашучыларны шушы күркәм һәм игелеклелек бәйрәме белән котлады.

1 октябрь көнне «Янарыш» паркында "Экстремизмга - юк!” декаднигы кысаларында велоузышка старт бирелде. Аны традицион рәвештә көзге чорда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге үткәрә.

Байлар авылында туып-үскән Миңнетутыя Әюпова үз вакытында алты айлык яшь солдат курсларында укыган.

1 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен Н.А. Некрасовның 200 еллыгына багышланган «Шагыйрь юлы» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Ютазы районының яшь педагоглары яшь педагоглар советының Баулы районы базасында ТР көньяк-көнчыгышы педагоглары өчен оештырылган "Бергә булсак, барын да булдырырбыз!" дигән зона чарасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International