ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

11 август көнне  «Гаилә» паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Табигать могҗизалары һәм табышмаклары» дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр.

Бүген бөтен дөньяда Халыкара сәламәт йөрәк көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән баш тарту һәм үз сәламәтлегеңә карата игътибарлырак мөнәсәбәт булдыру.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле район халкы! Сез шулай ук гражданнарны кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча языла аласыз.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге 2021 елның 13 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сораулары һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия” үткәрелүе турында хәбәр итә.

Урып-җыю эшләре экваторны узды, әмма район кырларында урак өсте дәвам итә. Шушы көннәрдә ашлык уру комбайннары йөртүчеләренә акчалата премияләр тапшырылды.

Күркәм гадәт буенча, үзләренең олуг  юбилей көннәрендә Ютазы районы өлкәннәре ил Президенты Владимир Путиннан шәхси котлаулар кабул итә. Урыссу поселогында яшәүче, 10 августта 90 яшен тутырган Миңнехан Хөсәенов та Кремльдән шундый хат алды.

10 август көнне, «Гаилә» паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре Ютазы районының 30 еллыгына багышланган «Китап укып, туган ягыңны өйрән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар.

2021 елның 11 августында 7.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Урыссу поселогының Пушкин урамының 15 - 65 йортларында салкын суны өзеп торачаклар.

 

https://vk.com/urussu_official

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә районның белем бирү учреждениеләренә объезд ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International