Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләре сагында торучы район комиссиясенең кичә узган утырышында алты административ беркетмә тикшерелде.
Бүген Урыссу-Октябрьский автоюлында өмә оештырылды. Район сәнәгать тармагы һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре юл буенда үсә торган чаганнарны чаба. Шул исәптән, өмәдә безнең редакция шоферы Сәлим Гәрәев тә катнаша.
Агымдагы атнада “Төзекләндерү” МУП Урыссу мәхәлләсе мәчете һәм “Фәнис” мәдрәсәсе янында тротуар төзүгә кереште.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты, шул ук вакытта һава температурасы елның шушы чоры өчен уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артып китә.
24 июнь көнне Казан Кремелендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында “Сабантуй” журналы редакциясе оештырган “Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы еллары” республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка (кызлыкка) алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләү башланачак, ул һәр балага 10 мең сум тәшкил итәчәк.
Начар метеорологик күренешләр:
Төгәллек — корольләр өстенлеге генә түгел, статистикларныкы да. Алар көн саен тормышыбызны саннар теле белән тасвирлыйлар. Ә статистиклар үзләре саннарда нинди соң? Статистика хезмәткәрләре көнендә Россия статистикасының кайчан башлануы, бүген Росстатта кемнәр эшләве һәм Бөтенроссия халык санын алу чорында ведомство хезмәткәрләре саны ни өчен артуы турында сөйләп узыйк.
2020 елның 24 июнендә 10-30 сәгатьтән 12-00 сәгатькә кадәр Урыссу шәһәр тибындагы поселогында, Урыссу урамы буенча 22 нче санлы йорт каршында, 2 җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны күренүчәнлек зонасында, полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.