ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле Ютазы районы халкы, без ел саен 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, саф, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Райондагы балалар бакчалары, карантиннан соң, янәдән үз ишекләрен ачты. Моңа кадәр район буенча нибары биш балалар бакчаларында кизү төркемнәре эшләде. Ә агымдагы атнадан исә райондагы барлык балалар бакчалары да эшли башлады. Тик анда белешмә буенча гына кабул итәләр. Әти-әниләр балаларын бакчага илткәндә, нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш?

Ютазы районында 60 килограмм суган, 20 килограммнан артык кишер һәм 10 килограммнан артык кызыл чөгендер орлыгы өләшенде.

2020 елда районга 44 873 мең сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары кайтып җитте.

Агымдагы атнада “Төзекләндерү” предприятиесе юл буйларын чабарга чыкты.

Яссытугай авылына Урыссу ягыннан килгәндә сул якта кала торган таш бинаның да үтәгән роле күп булды.

Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә, закон бозучыларны ачыклау буенча уртак рейд үткәрделәр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Ютазы районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коронавирусны профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына 33 мөрәҗәгать керде.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 42 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар, патрульлек үткәрәләр, гражданнарга инструктаң үткәрәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International