Болытлы. Яңгыр, көндез бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә, 15-20 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +2 ..+4°. Көндез максималь һава температурасы +7..+9°.
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Урыссудагы 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды. Ул Россиянең 85 төбәгенең һәрберсендә һәм 38 чит илдә уза.
Көзен без узып баручы елга нәтиҗәләр ясый башлыйбыз. Ә күчемсез милек, транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләре хуҗалары өчен бу милек салымнарын түләү вакыты.
Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогына («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
"Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары сораулары буенча кайнар линия үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(85569) 56363, 56362 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Һәр агачка утыртучысының исеме бирелде. Әлбәттә, бу идея җиңел генә килмәде. 2019 елның 20 октябрендә «БлагоДарение» хәйрия фонды (аны гамәлгә куючысы – И.Ф. Салихов) проектлар конкурсы үткәрде
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 5-10 метр, төнлә көчәйгәндә, 13 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә -4.. -8 градус, көндез - -1º..-4º. Юлларда урыны белән бозлавык.
Физик белемнәрне популярлаштыру, фәнни һәм техник иҗатка ярдәм итү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау максатыннан, Балалар иҗат үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Эксперимент-шоу" дип исемләнгән тәҗрибә һәм экспериментлар фестивале узды.