Безнең гимназиячеләр түбәндәге нәтиҗәләргә иреште.
«Истоки» Халык ветераннар хорының Баулыдагы “Березка” инвалидларның тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концертлары уздыруы яхшы традициягә әверелде.
Узган елда башкарылган эшләргә анализ ясалды, 2019 елга билгеләнгән планнар яңгырады.
Ютазы урта мәктәбенең “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында катнашучылар һәм “Юнармия” отряды әгъзалары “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясен уздырды.
“Уңыш” җәмгыятендә эшли башлаганына язын 26 ел тулса, Рәмис Галивның үзенә быел, гыйнвар аеның беренче көннәрендә илле яшь тулды.
2018 елда туу турында 210 таныклык бирелгән һәм 79 никах теркәлгән. Тормыш, алар хакына уянып, эшкә чыгып китәр кешеләрең барда гына чын мәгънә белән тула.
Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте әгъзаларының район башлыгы Р.М. Нуриев катнашында утырышлары узды.
Бүген, 15 гыйнварда, район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тимур һәм аның командасы” лозунгы астында өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булды.
Иске Яңа елда Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле балалар Алмаз Мамадҗанова һәм Сергей Минневәлиев яши торган йортта булган.
2018 ел нәтиҗәләре буенча, эшчәнлек йомгакларын комплекслы бәяләү нигезендә, Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге өченче шартлы категориягә кертелгән егерме бер подразделение арасында беренче урынны алган.