ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 29 гыйнварында, 16.00 сәгатьтә, «Бердәм РОССИЯ» партиясе Рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов халыкның үзмәшгульлеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.


27
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Үзәк китапханәнең уку залында В. Высоцкийның туган көне уңаеннан «Ул намусын йөрәгенә якын йөрткән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.

Укучыларга наркотикларның төрләре, аларның кеше организмына китергән зарары турында сөйләгәннәр.

"Олимп "спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында кышкы фестиваль узды.


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

25 гыйнвар көнне район мәдәният йорты фойесында Студентлар көненә багышланган "Татьяна көне" кичә-дискотека узды.

13 Республика ярышларының зона этабында Урыссудагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп командасы 3 нче урынны яулады. Шакиров Раил шәхси 2 урынга лаек булды.

Узган 2018 елда Ютазы райны башкарма комитетының загс бүлегендә 689 акт язуы башкарылган, моннан тыш 2542 юридик әһәмиятле гамәл кылынган, ел дәвамында халыктан 282 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы кабул ителгән.

Фермер Салават Сәүбәнов җитәкли торган хуҗалыкта җитештерелә торган кымыз кулга да тими – күп төрле авыруга, хәтта яман шештән дә дәва бирүче бия сөтенә сорау бик зур.

Кече Урыссу авылы клубында узган гражданнар җыенында Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев авылдашларын узган елда гамәлгә ашкан эшләр белән таныштырды.

Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә Баки кызы Макуевага 24 гыйнварда 95 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International