ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Урыссу бистәсе балалары өчен Раштуа бәйрәме уздырдылар. Якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре яшьтәшләре өчен тамаша күрсәтте – ул нәни Гайсаның тууы һәм мәрхәмәтлелекнең явызлыкны җиңүе турында.

Хөрмәтле православие дине вәкилләре, Ютазы районы халкы!


6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Бүген районда Ютазы муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш ачык кышкы кубогының икенче этабы уза.

7 декабрьдә,12 сәгатьтә, район мәдәният йортында якшәмбе мәктәбе укучылары катнашында Раштуа спектакле күрсәтеләчәк.


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Китапханә абонементына узып, балалар әкият мохитына эләкте: тәрәзләрдәге Суык бабай бизәкләре, күз явын алырлык кар бөртекләре, Яңа ел уенчыклары һәм Яңа ел персонажлары сыннары белән бизәлгән диварлар, һәм, әлбәттә инде, купшы Яңа ел чыршысы. Башта малайлар һәм кызлар өчен китапханә буенча таныштыру экскурсиясе уздырылды, алар “китапханә”, “уку залы”, “абонемент”, “укучы формуляры” сүзләренең нәрсә аңлатуын белделәр һәм яшь китап укучыларга китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнде.

Матур кыш үзе белән озак көтелгән каникуллар да алып килде. Бу көннәрне файдалы ял сәгатьләре белән тулыландыру бик әһәмиятле, шуңа күрә үзәк балалар китапханәсе Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең мәктәп яны лагереннан укучыларны кунакка чакырды.

Әлеге сәгатьләрдә “Олимп” спорт комплексында Ютазы районы башлыгы призларына грек-рим көрәше буенча 2003-2004 елгы үсмер арасында республика беренчелеге бара.

250 укучы йөргән кышкы мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Балалар иҗаты үзәге педагоглары тарафыннан “Яңарыш” паркында көн саен спорт ярышлары һәм эстафеталар үткәрелә.


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Кышкы күңел ачулар – балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге өчен биниһая зур куаныч.

Бүген Гаилә паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Кыш – тылсымлы ил” дип аталган конкурс-уен программасы уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International