ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

“Урыссу йөгереше – 2018” җиңел атлетика ярышы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды.

Якшәмбе көнне урыссулылар өчен беренче көзге ярминкә узды.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Авыл клублары” республика программасы буенча 50 тамашачыга исәпләнеп төзелгән учреждениене ачу тантанасы “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең “Халыклар дуслыгы” композициясе белән башланды.

Хөрмәтле райондашлар, 22 сентябрь 8 сәгатьтә “Урыссу” кафесы белән янәшә урнашкан яңа базар территориясендә Ютазы район кулланучылар берләшмәсе, мәгариф оешмалары, агросәнәгать коллективлары катнашуында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. 

Ансель Вафауллин сөт бирүчән малчылык белән шөгыльләнә. Фермада бүгенге көндә 700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 150 башы - сыер. Аларның һәркайсы көн саен 20 килограммга кадәр сөт бирә. Терлекчеләр тәүлегенә уртача өч тонна сөт сава.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район ветераннар советы активистлары һәм җәмәгатьчеләр Иске Каразирек авыл җирлегенә сәфәр кылды, анда алар социаль объектлар эшчәнлеге белән танышты.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Күптән түгел республиканың “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ютазы районы үзәгендә, Урыссу бистәсендә, яңа микрорайон төзү планлаштырыла.

Узган атнада үткән балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы район комиссиясенә килүчеләрнең географиясе киңәйде, аның тарихы тагын да яңа “геройлар” белән белән тулыланды.

Шушы кннәрдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы оешмасы әгъзалары бер ел дәвамында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясау конференциясенә җыелды һәм аны уңай дип бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International