Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2015 елның беренче өч аенда районыбызда 50 бала дөньяга аваз салган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 балага кимрәк.
Урыссу интернат-мәктәбе укучылары Махсус Россия Олимпиадасының сигезенче төрдәге махсус интернат-мәктәп өчен Лениногорск шәһәрендә узган армрестлинг буенча X Республика ярышларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.