ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга

Зоя Глушкова рәислегендә үткән район сугыш һәм хезмәт ветераннары пленумында өлкән буын вәкилләренең актуаль сораулары, башлангыч ветеран оешмалары эше, якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүгә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Кәрәкәшле музеенда «Музейлар язы - 2014» республика акциясенә әзерләнәләр

Бөгелмәдә узган ришвәтчелеккә һәм аны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга багышланган семинарда катнашу шундый фикерне ныгытты: бу җәһәттән районда эшләр начар түгел.
Туксанынчы яше белән баручы бәйрәкәле Инком ага Абдуллин үзен кызыксындырган сорауларга җавапны Интернеттан таба.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Апрельнең беренче яртысында район автоинспекциясе хезмәткәрләре район газетасы журналистлары белән берлектә рейд уздырган вакытта 212 административ беркетмә төзеделәр.


Күмәк тыңлаулар
Кичә Ютазы авылы мәдәният йортының 25 еллык юбилеен билгеләп уздылар. Авыл үзешчәннәре, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары катнашында әзерләнгән әлеге кичә бик җылы, күркәм атмосферада узды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән йолдызлар үзләренең чын артист булуларын тагын бер кат авыл халкы алдында исбатладылар.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар һәм патроннар сатарга тырышканда утыз алты яшьлек урыссулылы тоткарланган.

Язгы кыр эшләре чирканчыгын районда беренчеләрдән булып тукайлылар алды. Ташкичү авыл җирлегендәге җәмгыять  механизаторларпы уҗымнарга ашлама кертә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International