Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәткә, нинди дә булса дискриминациясез һәм федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган хезмәт өчен бүләкләүгә, шулай ук эшсезлектән яклау хокукына ия.
Республикада «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде. Халык хезмәткәрләренә «соры» хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләнә торган һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр турында хәбәр итә ала.
SOTKA - ул чираттагы фитнес-программа яки тренировка марафоны түгел. Бу -физик активлык һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә база белемнәрен өйрәтү аша тормышны трансформацияләүгә юнәлдерелгән түләүсез белем бирү системасы.
2021 елның 9 апрелендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.
4 апрельдә, 4.00 сәгатьтә Ютазы районы аграрийлары көзге культураларны өстәмә тукландыра башлады. Басуга беренчеләрдән булып "Уңыш" ҖЧҖ агрегатлары чыкты һәм шунда ук 180 га мәйданда көзге бодайны тукландыруга керештеләр.
Әни, әби, карт әби - 2 апрельдә 102 яшен тутырган Ютазы авылында яшәүче Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинованың иң төп “титуллары” менә шундый.
4 апрель көнне «Олимп» спорт мәктәбендә авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган турнир булып узды.
Язгы көн Ютазы районының шигъри тормышында шактый якты һәм эмоциональ вакыйга белән башланып китте.
2 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова гражданнарны Zoom программасы буенча онлайн-режимда кабул итте.