ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген, 3 март көнне, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин чәй табыны артында, җылы һәм шул ук вакытта эшлекле шартларда, районыбыз хатын-кызлар советының һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары белән очрашу уздырды.

Начар метеорологик күренеш: 2021 елның 4 мартында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараеп, буран, көчәйгәндә, тизлеге 15-20 метрга җиткән көчле җил көтелә.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә бераз кар, урыны белән буран. Көндез кар, буран.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә, 15-20 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -8..-11 градус, аязган вакытта -16 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚.

Юлларда бозлавык.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 4 мартында иртән һәм көндез 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күз күреме начараю белән буран, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Алар Пушкин урамындагы башлангыч мәктәп бинасында булдылар, анда хәзерге вакытта капиталь ремонт ясала. Эшләрне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Бүген район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Мария Кислякова Салкын Чишмә авылы мәдәният йортына бардылар.

Идәнне ремонтлау, җылыту системасын һәм керү ишеген алыштыру турында карар кабул ителде. Барлык эшләрне дә агымдагы елның җылыту сезоны башланганчы тәмамлау планлаштырыла.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 3 мартка Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 3 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык көтелә.

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 3 мартына метеорологик хәл фаразы:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, урыны белән бераз буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-6˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 3 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык көтелә.

2020 елның 1 апрелендә «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында» 69-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде, ул инвесторга түбәндәне мөмкинлекләрне тәэмин итә:

инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның салым һәм башка җайга салу шартларын, 6, 15 һәм 20 елга, срокны озайту мөмкинлеге белән, тотрыкландырырга;

инфраструктурага чыгымнарны (шул исәптән кредитлар һәм заемнар буенча процентларны түләүгә, облигацион заемнар буенча купон кеременә чыгымнарны), инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган чыгымнарны, килә торган салымнар һәм проекттан башка мәҗбүри түләүләр күләмен капларга;

капитал салуларны (алга таба – СЗПК) яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә, бюджет акчалары исәбеннән субсидияләр, бюджет инвестицияләре бирү турында шартнамәләргә, ташламалы ставка буенча кредит шартнамәләренә, җайга салынулы оешма белән шартнамәләргә бәйле дип танырга.

Балалар игътибарына аның китапларында бер генә буын үсмәгән искиткеч хатын-кыз турында хикәят тәкъдим ителде. Аның әсәрләре игелеккә, бар тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә, аларда күңел дәрте, шатлык-куаныч күп, алар малайларны һәм кызларны үзләрен ничек тоту, нинди кеше булып үсү турында уйланырга мәҗбүр итә.

Яраткан эшендә үз сәләтләрен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Буыннан-буынга хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәтне тапшыручылар тагын да зуррак ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100 әр мең сум акча алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International