ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

2021 елның 25 февралендә иртән, көндез Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында һәм Казан шәһәрендә буран һәм көчле җил көтелә.


23
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Тантанада катнашучыларны туганнары һәм якыннары белән бергә район җитәкчелеге вәкилләре – район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котлады. Алар район башлыгы һәм шәхсән үзләре исеменнән тантана сәбәпчесенә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк, минималь температура -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 февралендә төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил саклана.

Традиция буенча, бу кышкы көннәрдә без мактаулы һөнәрләре ил мәнфәгатьләре сагында аның иминлеген һәм тынычлыгын саклап тору булган кешеләрне аерым җылылык һәм рәхмәт хисләре белән хөрмәтлибез. Безнең өчен бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугышларда катнашучыларга аерым игътибар бирү күркәм гадәткә әверелде. Без алар турында хәтерлибез, аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм батырлык, кыюлык һәм тыныч күк йөзе өчен баш иябез.


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк, минималь температура -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Ютазы самбочылары түбәндәге авырлык категорияләрендә мактаулы урыннар яуладылар:

53 кг.га кадәр  -  Сәйфуллин Абдулкәрим - 2 урын ;

47 кг.га кадәр - Галиева Элина - 3 урын;

46 кг.га кадәр - Титов Олег - 3 урын.

Яшь самбочыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Безнең боксчылар түбәндәге мактаулы урыннар яуладылар:

1 урын - Хәкимов Тимур (44 кг авырлык категориясе)

1 урын - Хисаметдинов Артур (33кг авырлык категориясе)

3 урын - Гәрәев Илгиз (35 кг авырлык категориясе)

3 урын - Махмадшоев Шамил (. 42 кг авырлык категориясе)

Чемпионнарыбызны котлыйбыз һәм спортның бу төрендә киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 23 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән төньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә (Казанда секундына 15-16 метрга кадәр).


21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм һәм ихлас күңелдән туган җирегезне яратуыгызны, туган телегез белән горурлануызны телим.

Тел һәрвакыт аралашу өчен генә түгел, ә үсеш өчен дә көчле һәм куәтле корал булып калсын. Әйдәгез, аны саклыйк, аннан дөрес файдаланыйк, чөнки нәкъ менә аның ярдәмендә без гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне чагылдырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International