ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 22 февраленә метеорологик шартлар фаразы:

Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, секундына 2-7 метр. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-30 градус, урыны белән -35 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -17..-22˚. Юлларда бозлавык.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

2021 елның 21 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы


19
февраль, 2021 ел
җомга

Янгын сүндерү хезмәтенең 45 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм концерты кичә мәдәният йортында узды. Чара башында район башлыгы Аяз Шәфигуллин барлык янгын сагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга халыкны янгыннардан һәм ут чыгулардан саклау буенча фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул янгын часте хезмәткәрләренә - рәхмәт хатлары һәм янгын часте башлыгы Фәнил Солтановка юбилей флагын тапшырды.

Сатуга ит продукциясе, сөт продукциясе, үзебездә җитештерелгән сырлар, алма, фураж чыгарыла.

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе: Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк булган, минималь температуралары -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар. Җил алмашучан юнәлешләрдә, секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-27 градус, аязган вакытта-29..-34˚. Көндез максималь һава температурасы -16..-19˚. Юлларда бозлавык.

Үзәк балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Әти өчен йолдызлар” дип аталган кызыл кәгазьдән йолдызлар ясау буенча мастер-класс узды.

Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан, татар әдәби иҗатын пропагандалау һәм популярлаштыру максатында, татар телендә «И туган тел...» дип исемләнгән балалар өчен шигырь укучылар онлайн-бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурска 46 эш тәкъдим ителде, анда балалар татар телендә яттан яки китапка карап шигырьләр укый. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары булып шигырьнең мәгънәви һәм композицион бөтенлеге, дикцион төгәллек, укучының тышкы кыяфәте, тавыш яңгырашы  иреклелеге, әйтелеш культурасы тора.

Чара барышында хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларны ватанпәрвәр кеше, Советлар Союзы Герое Муса Мостафа улы Җәлиловның (Муса Җәлилнең) биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының каһарманнарга тиң сәхифәләре, шулай ук аның Берлинның Моабит төрмәсендә үткәрелгән соңгы көннәре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Балаларга «Муса Җәлил» документаль фильмы һәм «Вәхшәт”, “Бүреләр” дип исемләнгән тематик видеосюжетлар тәкъдим ителде.


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк, минималь температура -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр салкын булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International