Очрашуда район тормышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район прокуроры Тимур Фатыйхов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, эчке эшләр бүлеге, ФОРПОСТ җитәкчеләре, җирлек башлыклары һәм башкалар катнашты.
Дәрестә район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева катнашты. Укучылар зур кызыксыну һәм горурлык белән Татарстан турында видеороликлар карадылар.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 февральгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Якташыбыз, урыссулы Эдуард Свищев бүген армиядә хезмәт итә: күптән түгел хәрби әзерлектә ирешкән уңышлары, югары һөнәрманлыгы, инициативалылылыгы, дисциплиналылыгы һәм хәрби бурычны үрнәк үтәве өчен училище командованиесе тарафыннан аңа өйгә озын ял бирелгән.
Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты Зәйдә узды, анда республиканың иң көчле чаңгычылары спринт, эстафета ярышларында һәм ун, унбиш километрга ирекле стиль белән масс-стартларда көч сынашты. Гомумкоманда зачетында Ютазы районы чаңгычылары командасы II урынны яулады.
14 февральдә Гашыйклар көне дә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә төрлечә карарга була. Бу һәркемнең үз эше, әмма бу көнне сюрпризлар хуплана.
Әйтик, Туймазы районының Серафимовка поселогында хоккей турниры булып узды, анда Ютазы районы командасы мактаулы беренче урынны яулады.
Һәр атна саен Башкарма комитетның утырышлар залында киңәшмә үткәрелә, анда җитәкчеләр алдына агымдагы атнада башкару өчен бурычлар куела.
Бүген "Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә" скверы янында Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина катнашында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган митинг үткәрелде.
2021 елның 16 февраленә начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -24..-28˚. Көндез максималь һава температурасы -18..-22˚. Юлларда бозлавык.