ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 8 февраленнән 19 февраленә кадәрге чорда парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сораулары буенча "кайнар линия" үткәрелүе турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр итә:

2021 елның 19 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Закиров Әнвәр Фәрит улының «Skype» программасы аша видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итүе планлаштырылган.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 9 февральгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Арабызда фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган, тыйнаклыгы белән соклану уяткан шәхесләр яши.

Алар беркайчан да “мин” дип, “чәчрәп” алга чыкмый, тыныч кына, җиренә җиткереп, үз хезмәтен башкара. Бу сүзләр нәкъ менә Ютазы авылында гомер кичерүче Наҗия Фәхретдинова турында әйтелгән кебек. Күптән инде лаеклы ялда булса да, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яши.

Мондый карар илдәге эпидемиологик хәлне яхшыртуга комачауламас өчен һәм барлык катнашучыларның иминлеген гарантияләү максаты белән кабул ителде.

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Рамил Кәбир улы Ташкичү авыл җирлеге территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде.

«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы» МБУның 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга планнары турында доклад белән «Атлант» ЯЯК" МБУ директоры Матвеева Елена Геннадьевна чыгыш ясады.

«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр призлы урыннар яуладылар: 1 урында - Титов Олег, 3 урында - Камалдинов Әмир.


7
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, урыны белән буран. Көндез күпчелектә явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -24..-27˚. Көндез максималь һава температурасы -22..-24˚. Юлларда бозлавык.

"Урыссу физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе" укучылары “Могҗизаларны - үз кулларың белән” гамәли иҗат конкурсларында җиңүчеләр булдылар.

Урыссу поселогында яшәүче Азат Әхмәдышин үзмәшгульлек программасы буенча теркәлгән һәм узган елның көзендә сәнәгать паркы (элекке Октябрьский базасы) территориясендә сортлы җиләк үстерелә торган теплица эшләтеп җибәргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International