Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: аязучан болытлы һава. Кар, урыны белән буран. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метр. Минималь һава температурасы төнлә -18..-22 градус, аязган вакытта -25 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы -16..-20˚. Юлларда бозлавык.
6 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараеп, буран (Казанда төнлә);
- көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр);
- юлларда бозлавык.
2021 елның 5 феврале 18 сәгатеннән 6 феврале 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
5 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләренең эш семинары узды. Семинарны мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Николай Петрович Гребенюк ачты. Ул 2021-2023 елларга учреждениедә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы хокукый акт булып торган коллектив килешү белән таныштырды.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс оештырыла.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү кирәк. “Кооператив идарәчесе” модуль экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә.
Очрашуда "Электросоединитель" АҖ генераль директоры Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улы, район җитәкчелеге урынбасарлары, бүлек башлыклары, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге директоры Руслан Фәрагать улы Нигъмәтуллин Урыссу гимназиясенең 10-11 сыйныф укучылары өчен "Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы" темасына сыйныф сәгате үткәрде.
Воспитанники тренера Роберта Вафауллина вновь заявили о себе на первенстве Республики Татарстан по гиревому спорту.
Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зарипова Алинә (укытучы Галиева Алсу Фәнис кызы) һәм Каразирек урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Каюмова Элина (укытучы Гарәфиева Фәйрүзә Рафаэль кызы) туган телдә белем бирелгән мәктәп укучылары өчен туган әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.