ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.

Бүген район мәдәният йортына иң талантлы, сәләтле, тырыш һәм актив малайлар һәм кызлар - Ютазы районы мәктәп укучылары җыелды. 


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде: 

Ютазы районына "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Рузилә Якуп кызы Шәймәрданова килде. Әлеге фонд ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылды.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Бәйрәкә мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре 2020-2021 уку елының беренче яртыеллыгына анализ ясадылар һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләделәр.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар. Көндез һәм кич кар, урыны белән буран. Җил көньяктан, секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 16-21 метр.

Минималь һава температурасы төнлә -11..-14˚, аязган вакытта -19 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -7..-10˚. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International