2020 елның 21 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы
2020 елның 20 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне уздырыла.
Бүген район Башлыгы Аяз Шәфигуллин "Кәрәкәшле" җәмгыяте фермаларында булды. Ул яшь терлекләрне тәрбияләү шартлары белән танышты.
Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты бинасында Ютазы районы Башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстан Республикасы ЮМР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов, районның баш ветеринария табибы Наил Усманов, җәмгыятьләр һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында 2020 елның 10 аенда терлекчелек йомгаклары буенча семинар үтте.
Урыссуның 3 санлы мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен ачык парламент дәресе узды
Метеорологик фараз: 2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
- төнлә һәм иртән бозлавык; төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр, юлларда көчле бозлавык.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә, иртән урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем, аерым районнарда бозлавык. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр. Һаваның минималь температурасы төнлә -6..-9 градус, аязган вакытта -15 градус; көндез максималь һава температурасы -3..-6˚. Юлларда урыны белән бозлавык.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән бозлавык; төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр, юлларда көчле бозлавык.
Бозлавык булганда:
Сак, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы таяк яки очлы шиплары булган махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез тайгансыз икән, егылу югарылыгын киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотмаска кирәк, тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган транспорт йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан мөмкин булганча баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны алар аркылы чыксын өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп аркылы чыкмагыз, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итү зарур. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану таләп ителә.
Җил көчәйгәндә:
1 Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2 Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3 Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4 Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5 Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.
6 Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7 Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8 Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96
Җыенга килгән гражданнарны үзара салым программасы белән таныштырдылар
Салым түләүчеләргә аеруча тулы мәгълүмат бирү максатыннан, 2020 елның 19 ноябрендә, 14: 00 сәгатьтә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2019 елның салым чорына салым хәбәрнамәләрен үтәү» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.