ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Кайнар линия» барышында дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү, җир кишәрлекләрен исәпкә алу һәм исәптән төшерү, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирү сораулары буенча консультация алырга мөмкин булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә  югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Көн тәртибендә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау соравы каралды.

Балаларда юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауны формалаштыру, урам аркылы чыкканда куркынычсызлык һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту турында белемнәрне ныгыту максатыннан Урыссуның 2 нче санлы балалар бакчасы педагоглары зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Юл хәрәкәте әлифбасы» дип аталган юл йөрү кагыйдәләре буенча спорт чарасы әзерләде һәм үткәрде.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 27 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Татарстан Республикасы территориясендә автомат рәвештә техник чаралар белән эшләүче административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарлар күчермәләрен алу өчен транспорт чарасы хуҗасына, ЕСИА (идентификация һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы) стандарт язмасын кулланып, «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына язылу да җитә.

2020 елның 23 октябрендә 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы полициясебүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына турыдан-туры йогынты ясый торган кагыйдә бозуларны ачыклау һәм булдырмау, эзләү базалары буенча затларны тикшерү.

23 октябрь - танылган итальян язучысы һәм журналист, «Чиполлино маҗаралары» популяр әкияте авторы Джанни Родариның туган көне. Аның әкиятләрен, шигырьләрен һәм хикәяләрен бөтен дөнья балалары үз итә, тормышны сөю, бетмәс-төкәнмәс фантазия һәм юмор өчен яраталар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International