ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Димтамак авылы мәдәният йорты каршындагы өстәмә белем бирү берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр, "Ивушки" балалар фольклор коллективы UEN FEST халык уеннары фестивалендә җиңеп, Мәскәүгә сәфәр белән бүләкләнделәр.

Коллективның җитәкчесе - Таймолкина Марина Валентиновна.

«Халыкара өлкәннәр көне» кысаларында Әбсәләм авыл җирлегендә оешмаларга беркетелмәгән өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Химаяче - "Пакер" ФПФ ҖЧҖ .

Хөрмәтле район халкы! 2 октябрьдә үзәк базар мәйданында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты һәм көзге ярминкә узачак

2021 елның 1 октябреннән "Урыссу-Октябрьский" рейсы яңа расписание буенча ачыла. Билетлар сату - Урыссу поселогының автовокзалы кассасында һәм аларны автобуста да сатып алырга мөмкин.

Октябрьский шәһәре автовокзалында пассажирлар утырту - 1 платформада, билетлар кассада сатып алына.

28 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп-интернатның 6 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрелде.

Урыссу поселогының иң яшь микрорайонында яңа газ линиясен ачу тантанасы узды.

29 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган   «Яраткан әдәбиятыбызда - әбиләр һәм бабайлар» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Әлеге өлкән яшьтәге һәвәскәр спортчыларны стадионда, «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында еш күрергә мөмкин, анда аларга махсус бүлмә бирелгән


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Рейд 06-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3 нче километрында үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International