ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

Шулай итеп, балалар каникулларының өченче көнендә Ютазы мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья велосипед көне кысаларында велоузыш үткәрделәр, уен программасы балаларның юл куркынычсызлыгына багышланганды.

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 2021 елның 1 июненнән алып 03 июненә кадәр, Ютазы муниципаль районы территориясендә Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар чорында яшь буынның иминлеген профилактикалауга юнәлтелгән «Минем имин каникулларым» дип аталган чаралар комплексы оештырылды.

Сквер территориясендә эскәмияләр куелган ял итү зоналары булдырылачак, балалар өчен уен элементлары һәм комплекслары, спорт җиһазлары урнаштырылачак, шулай ук газоннар ясалачак һәм куак яшел үсентеләре утыртылачак .

Вакцинация ике этапта үтә. Икенче этапны узган пациентлар дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан тулысынча прививка ясатулары турында сертификатлар алалар.

Урыссу поселогының Пушкин урамындагы 46 нчы йорты ишегалдында "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башланды.

Ташкичү һәм Кече Урыссу мәдәният хезмәткәрләре, Кече Урыссу мәктәбе коллективы белән берлектә, бөек рус шагыйре иҗатына багышланган уртак чара үткәрделәр.

Урал торак пунктына кергәндә стела бар, ул яңартылган. Кәрәкәшле авыл җирлегенең хакимият бинасы янында чәчәкләр утыртылган.

Докладчылар юлларда авариялелек торышын анализлау, мәктәп автобуслары маршрутлары эше, балалар белән аңлату эшләре алып бару, тимер юл аркылы чыгу урыннарында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юл эшләрен гамәлгә ашыру һәм юл тамгалары ясау темаларына чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International