ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!” оператив-профилактик чарасы кысаларында бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәре белән берлектә, кече яшьтәге пассажирларны имин йөртү өчен гаиләләргә балалар өчен автокреслолар тапшырдылар.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Яктырту өчен барлык медиафайллар түбәндәге сылтама буенча урнашкан: https://disk.yandex.ru/d/frkE55IwviDUng?w=1.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССО филиалының Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарының Баулы бүлеге 2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. (885569)5-51-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле район халкы! Сез гражданнарны кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча языла аласыз.

Балаларны яклау көнендә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева республика, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук остазлыкта тырышлыклары яшь талантларыбызга җиңү китергән укытучыларны хөрмәтләделәр.

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2 июньгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелә.

Бәйрәм уңаеннан биредә батутлар куелды, күңел ачу чаралары оештырылды. «Ютазы йолдызлары», «Грация» иҗат бию коллективлары, яшь җырчылар, малайларга һәм кызларга иң яхшы концерт номерлары бүләк иттеләр, барысында да яхшы кәеф тудырырга тырыштылар

1 июнь - Балаларны яклау көне - балалар турында кайгыртырга, кечкенәләрнең проблемаларына игътибарлырак булырга өнди торган балачак бәйрәме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International