ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Сөйләшү түгәрәк өстәл артында узды: хатын-кызларның башлангыч оешмалары вәкилләре 2022 елга район хатын-кызлар советының билгеләнгән планнарын тыңладылар, алар белән район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, “Дубравушка”  кышкы чорда үз хезмәтләрен күрсәтә .

"Пушкин картасы" программасы кысаларында татар милли баш киемнәрен ясау буенча мастер-классны Иске Каразирек авыл мәдәният йорты җитәкчесе Г.Р.  Сарайкина үткәрде. 

26 гыйнвар көнне Район мәдәният йорты директоры Абдурахманов Рөстәм һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе  Галләмова Регина "Урыссу гимназиясе" нең 8-11 сыйныф укучылары белән районның мәдәни тормышында, волонтерлык хәрәкәтендә һәм проект эшчәнлегендә катнашу буенча әңгәмә үткәрделәр.

Ютазы муниципаль районында физик культура һәм гер спортын үстерү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен мактау грамотасы белән гер спорты буенча тренер Вафауллин Роберт Әнәл улы бүләкләнде.

Урыссу гимназиясе укучылары Әхмәтова Самира һәм Солтанбәков Әмирхан физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабы призерлары булдылар

Әлеге йогышлы авыруны чикләү өчен районда 20 пунктта прививка ясау дәвам итә.

Кичә медицина хезмәткәрләре бригадасы Иске Урыссу авылы фельдшер-акушерлык пунктында 18 яшьтән өлкән булган гражданнарны диспансерлаштыруны башлады

26 гыйнвардан Ютазы районында ковидтан прививканы балаларга да ясатырга була. Район медучреждениесенә 30 доза күләмендә вакцина кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International