ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Ютазы районына "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Рузилә Якуп кызы Шәймәрданова килде. Әлеге фонд ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылды.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Бәйрәкә мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре 2020-2021 уку елының беренче яртыеллыгына анализ ясадылар һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләделәр.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар. Көндез һәм кич кар, урыны белән буран. Җил көньяктан, секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 16-21 метр.

Минималь һава температурасы төнлә -11..-14˚, аязган вакытта -19 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -7..-10˚. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында 3D тавыш сыйфаты һәм проекция белән җиһазландырылган кинозалны ясау тәмамланды һәм бүген беренче сеанс узды.

 


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның август аенда район мәдәният йортының биш миллион сум акча отуы билгеле булды. Ил кинематографиясенә социаль һәм икътисадый ярдәм күрсәтү федераль фонды 500 меңнән артык түгел кеше яши торган шәһәрләрдә кинозалларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча игълан иткән чираттагы бәйге җиңүчеләре арасында Ютазы районы мәдәният йорты да бар иде.

 

РФ Хөкүмәтенең 31.05.2009 ел, №696 карары белән расланган "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" РФ Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында (үзгәрешләр белән), торак төзүгә (сатып алуга), шул исәптән өлешләп төзүдә катнашу юлы белән, авыл территорияләрендә яшәүче һәм эшләүче яисә авыл территорияләрендә даими яшәү урынына күчәргә һәм анда эшләргә теләк белдергән Россия Федерациясе гражданнарына (алга таба - гражданнар) социаль түләү бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 23 декабрьдә 11:00 сәгатьтә АПКның «Алтын көз» Россия онлайн-платформасында «АПК яшьләре» яшь галимнәр форумы узачак.

22 декабрь көнне энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International