ЯҢАЛЫКЛАР



20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Тарих укытучылары катнашучыларны Татарстан АССРы тарихы белән таныштырдылар, укучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, бер-берсен тулыландырдылар.

Ташкичү авылында гомер итүче хезмәт ветераны Халидә Мөхәммәтгәрәй кызы Юнысовага бүген 95 яшь тулды.

Бүген, сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча күпьеллык тырыш хезмәте өчен Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Миргалиевич Вәлиев мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.

2020 елның 21 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 20 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне уздырыла.


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район Башлыгы Аяз Шәфигуллин "Кәрәкәшле" җәмгыяте фермаларында булды. Ул яшь терлекләрне тәрбияләү шартлары белән танышты.

Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты бинасында Ютазы районы Башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстан Республикасы ЮМР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов, районның баш ветеринария табибы Наил Усманов, җәмгыятьләр һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында 2020 елның 10 аенда терлекчелек йомгаклары буенча семинар үтте.

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен ачык парламент дәресе узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International