Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Гөлнара Гарәфетдин кызын һәм укучыларның иҗади коллективын А.П. Чеховның тууына 160 ел тулу уңаеннан уздырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар өчен үткәрелгән Бөтенроссия иҗат конкурсында «Фотосурәтләр һәм видео» номинациясендә җиңүләре белән котлыйбыз.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйган фронтовиклар ТР Агросәнәгать комплексының ветераннар советыннан бәйрәм бүләкләре кабул итте.
Бәйрәкә авылы һәйкәл территориясендә иртәдән үк тематик җырлар яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова, “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйды.
Бәйрәм көнне фронт агитбригадасы – район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары дәвам итте.
«Татарстан-Новый век» - «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы җирле бүлекчәсе активистлары һәм Ютазы мәктәбе хезмәткәрләре Ютазы авылы обелискында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә венок салдылар, - дип хәбәр итте Ютазы иҗтимагый хәрәкәте Советы Рәисе ёщм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов.
Бүген илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин указы белән агымдагы ел да «Хәтер һәм дан елы» дип игълан ителде.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән көнчыгыш районнарда 24 метрга кадәр.
Ютазы районында агач утырту акциясе дәвам итә.
Менә инде өч көн район үзәгендә һәм җирлекләрдә бәйрәм алды өмәләре узды.
Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.