ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз кар.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы -7..-10 градус, аязыган вакытта -15 градуска кадәр салкын;

көндез максималь һава температурасы -5..-9 градус.

Юлларда бозлавык.

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Галия Лотфулла кызы Кәлимуллина РФ программасы буенча торак шартларын яхшырту максатында сертификат кабул итте.

Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре район башлыгының Ёлкасы белән башланып китте. Аны бүген район мәдәният йортында үткәрделәр.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2019 елның 28 декабрендә сәгать 12: 00дә район мәдәният йорты янында авыл хуҗалыгы формированиеләре, Ютазы районы кулланучылар берлеге һәм район эшмәкәрләре катнашында Яңа ел авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Сезне Яңа ел ярминкәсенә көтеп калабыз, хөрмәтле район халкы һәм кунаклар!

Шимбә көнне, 2019 елның 28 декабрендә, 12 сәгатьтә, Урыссу урамы буенча «Олимп» ССКдан район мәдәният йорты мәйданына кадәр «Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары парады» узачак.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Иске Урыссу мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашында Совет утырышы узды. Утырышта район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина да катнашты.

Урыссу бистәсенең “Яңарыш” паркында Яңа елның төп чыршысын ачу тантанасы узды.

Белем бирү учреждениесе "Матур мәктәптән - матур шәһәргә (авылга)"номинациясендә җиңүче булды.

Республика конкурсында барлыгы 28 мәктәпкәчә һәм 65 гомуми белем бирү оешмасы катнашты. Бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак.

Чыганагы - https:/ / vk. com/public133612977

Урыссу бистәсендә түбәндәге Яңа ел чаралары узачак:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International