ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Урыссу бистәсенең Яшьләр, Славян тыкрыкларында, Пушкин урамында яшәүчеләр шимбә өмәсенә чыкты һәм Славян тыкрыгындагы сарайлар һәм гаражлар арасындагы чүп-чарны җыештырды.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән декада көзге ярминкә белән башланды - бүген район мәдәният йорты алды мәйданчыгында сәүдә кайнады.

26 сентябрь көнне район мәдәният йортының зур иҗат коллективы –җырчылар һәм биючеләр яңа сезонны ачып, тамашачыларны искиткеч концерт белән сөендерделәр.

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 4-9 метр. Төнлә минималь һава температурасы +2..-3°. Көндез максималь һава температурасы +5..+10°.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Территорияне көзге җыештыру - яңалык түгел. Безнең районда атна саен, җомга көннәрендә тәртип урнаштыру һәм төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Әмма бүгенге өмә үзенең масштабы белән аерылып торды.

Аязучан болытлы һава. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез - урыны белән. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +3...-1º. Көндез максималь һава температурасы +3..+8º.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 2 октябрендә «Бердәм Россия " партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына юл куймау буенча эшне көчәйтәчәк.

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә - урыны белән.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә, 15 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +4..-1º.

Көндез максималь һава температурасы +5..+10º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International