25 май көнне «Каравон» рус халык җыры һәм рус фольклоры бәйрәме узды. Анда катнашу бәхете Иванаевская И. В. җитәкчелегендә безнең район вәкилләренә, Рус җәмгыяте рәисе А. А.Федоровага, «Истоки» рус халык хоры старостасына тиде.
Дүләтнең чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайткан Ютазы районы ир-егетләре Пограничниклар көнен, һәрвакыттагыча, зур оешканлык белән бәйрәм итте.
24 майдан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының мал азыгы хәзерләү техникасының әзерлеген тикшерә башлады.
Алмашынучан болытлы һава.
Җирлек башлыгы Сафиуллин Гөлнара җитәкчелегендә һәм Ютазы авылында яшәүчеләр, КамАЗ һәм тракторлар белән ярдәм иткән шәхси эшмәкәр Колесников Вадим һәмЭлеватор катнашында, 10 кубометр чүп-чар чыгарылган.
Илле елга якын гомерен тимер юл хуҗалыгына багышлаган хезмәт ветераны Иван Федорович Ялазюк бүген 85 яшьлек юбилее хөрмәтенә котлаулар кабул итә.
Дүшәмбе көнне районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.
Бердәм алдан тавыш бирү көнендә Ютазы районы территориясендә дүрт сайлау участогы – Урыссу бистәсенең “Восток” сәүдә-күңел ачу үзәгендә, “Олимп” спорт комплексында, Ютазы һәм Бәйрәкә авылы мәдәният йортларында иртәнге сигез сәгатьтә үз ишекләрен ачты.
Быел мәктәпне 16 яшь музыкант тәмамлады, шуларның алтысы кызыл дипломга лаек булды.
2019 елның 30 маенда 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия " партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 йорт) Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү уздырылачак.