ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Торак пунктларның территорияләрен санитар чистартуны, яшелләндерү һәм төзекләндерүне тәэмин итү максатында, Сезнең участоклар янәшәсендәге территорияләрне норматив хәлгә китерүне: кар тарату, чүп-чардан арындыру буенча эштә актив катнашуыгызны сорыйбыз.

 

Салкын Чишмә авылында гомер итүче Мосаллия Гариф кызы Ибраһимова күпсанлы котлаулар кабул итте - хезмәт ветераны олуг юбилеен билгеләп узды.

"Лесное поколение" онлайн квестында катнашучылар Иске Урыссу урта мәктәбе укучылары янында булдылар.

Бүген Урыссу интернат-мәктәбендә "янгын" чыгу очрагында өйрәнү эвакуациясе узды.

Ютазы чаңгычысы Ильмир Латыйпов чаңгыда узышу буенча республика ярышларында көмеш призер булды.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

17 март көнне Кәрәкәшле авыл мәдәният йортында яшьләр белән терроризм турында " Үткәннәрне истә тотарга. Киләчәк турында уйларга» дип аталган әңгәмә узды.

18 март көнне район мәдәният йортында Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләрен кычкырып уку буенча "Тере классика" Бөтенроссия конкурсының муниципаль туры узды. Конкурста район гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 класс укучылары катнашты.

"2014 -2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын үтәү йөзеннән, сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм үстерү, яшь талантларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру, туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә, ел саен Бөтенроссия “Илһам” яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы үткәрә.

Ютазы районында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарның һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итү буенча чараларның берсе - автоном янгын сигнализацияләре урнаштыру булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International