28 ноябрьдә рус шагыйре Александр Блокның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру максатында, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “О,я хочу безумно жить!” дип аталган әдәби сәгать уздырдылар.
Бүген Каклы Күл авылында яшәүче Роза Камаеваның өендә күмәк эш кайный. Ул үстергән казларын суйдырган һәм авылдашлары белән бергә “Каз өмәсе” оештырган.
Бүген районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булып китте.
Ютазылы Вадим Мәрданов Октябрьский шәһәрендә “Плаза” сәүдә-күңел ачу комплексы кубогына ачык республика турнирында өченче урынны яулады. Ярышта Ырынбур, Самар өлкәләреннән, Татарстаннан, Башкортстаннан йөздән артык спортчы катнашты.
ДОСААФта түбәндәге юнәлешләр буенча укулар башлана:
- В категорияле автомобиль йөртүчеләр;
- парикмахер;
- маникюр, педикюр;
- керфекләр үстерү;
- тегүче;
- пешекче;
- электрчы;
- эретеп ябыштыручы.
Ютазы муниципаль районында кабул итү Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 йорт адресы буенча үткәреләчәк.
2018 елның 30 ноябрендә, 11 сәгатьтә, Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 йорт (206 бүлмә) адресы буенча ТРның экология һәм табигать байлыклары министры урынбасары Шакиров Ф.Ф. һәм Татар районара табигать саклау прокуроры Гыйльметдинов И.И. катнашында гражданнарны кабул итү узачак.
Кабул итү «Гражданнарны шәхси кабул итү атнасы» кысаларында оештырылды, ул «Бердәм Россия» партиясенең 17 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан игълан ителде. Кабул итү барышында районда яшәүчеләрнең берничә мөрәҗәгате каралды, алар барысы да игътибар белән тыңланды һәм “каләмгә алынды”.
2018 елның 23 июнендә 6 сәгатьтән 7 сәгать 30 минутка кадәр Азнакай-Ютазы-М-5 автоюлының 36 нчы чакрымында “Тоннель” рейды үткәрелде.
25 ноябрьдә Балалар иҗаты үзәгенең "Сөембикә" хореографик коллективы (җитәкчесе Әхмәдышина А. В.) Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Бәхет йолдызы" милли татар сәнгате ачык республика фестиваль - конкурсында катнашты.