ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ютазы урта мәктәбендә «Яшел патруль” (җит. Гәрәева Г. Э.) мәктәп урманчылыгы тарафыннан оештырылган 1-4 сыйныф укучылары өчен "Без чиста Планета өчен" дигән экологик чара узды.

«Идел йорт» үзешчән театр коллективлары фестиваленең район турына акбашлылар Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен тәкъдим иттеләр.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Призывникларга изге теләкләр белән Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова мөрәҗәгать итте, аннары район мәдәният йорты артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.

22 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссуның 3 санлы мәктәбендә булдылар, анда 4, 7 һәм 8 сыйныф укучылары «Россия символлары. Әдәби юбилейлар» Бөтенроссия олимпиадасында катнаштылар.

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте, аның барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны теркәү һәм исәптән төшерү, техник тикшерү үткәрү һәм теркәү документларын тергезү, тракторчы-машинист һөнәренә укыту һәм таныклыклар бирү процессын оештыруга кагылышлы төрле мәсьәләләр күтәрелде.

Лев Николаевич Толстойның юбилей елы уңаеннан Урыссудагы 3 санлы мәктәптә 3 сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан “Лев Толстой – балаларга” әдәби сәгате уздырылды. 


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җыелыш барышында җәмгыятьнең, азык базасын туплау һәм кыргый хайваннарга утлыклар ясау, аучылык усадьбасы төзү, урманда аерым тәртип урнаштыру кебек һәм башка агымдагы эшчәнлеге сораулары каралды.

Кичә Ютазы авылында Әниләр көненә багышланган концерт узды, ул район хатын-кызлар советы инициативасы белән оештырылды.

Бөек Ватан сугышында, Курск алышында катнашкан Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәев үзенең 94 яшен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International