ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәрендә узган КВН буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона этабында Ютазы районының шаян һәм тапкыр яшьләре икенче урынга лаек булды.

Бүлек тәрбияләнүчеләре яшьтәшләреннән һәм ата-аналардан торган тамашачылар өчен баянда, гитарада, аккордеонда һәм башка халык уен коралларында төрле әсәрләр башкарды. Аларның “Саратов переборлары”, романслары, поппурилары кайнар алкышларга лаек булды.

15 нче декабрьда районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Ришат Зарипов катнашында терлекчелек тармагы буенча семинар-киңәшмә узды.

Шушы көннәнрдә Каклы-Кул мәдәният йорты җитәкчесе Фирдәвес Муртазин һәм Фәйрүзә Муртазина авыл халкына каз өмәсенә дәшкәннәр.

Бәйрәкә авылында моннан биш ел элек сәхнәгә аяк баскан “МоңлыСаз” ансамбле үзенең беренче юбилеена багышланган бәйрәм тамашасын фольклор күренеш белән башлап җибәрде.

Район мәдәният йортында яңгыраган музыка урыссулыларны яшәртте


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Зәкия Шафигуллинаның юка иңнәрендә никадәр авырлык...


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Декабрь ае Яссытугай авылында гомер итүче Шафигуллиннар гаиләсенә берьюлы ике тантана алып килде – йорт хуҗасы Әдип Габидулла улына 80 яшь тулса, хәләл җефете Галия Габидулла кызы белән иңне-иңгә куеп 50 ел атлаулары исә тагын да яктырак бәйрәмгә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International