Таң”, “Нәбиуллин”, “Уңыш” хуҗалыклары, кече фермерлардан Рамил Гәрәев, Ринат Фәйзрахманов беренчеләрдән булып чәчү материалын фитопатологик анализга тапшырган.
25 март - берьюлы ике бәйрәмне берләштерә. Бу көнне театр һәм мәдәният хезмәткәре көне билгеләп узыла. Аларның икесен дә матурлык, яктылык һәм илһам берләштерә.
24 нче март көнне Үзәк балалар китапханәсендә Урыссуның 4 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып киткәннәр. "Монда китаплар яши" дип исемләнгән экскурсияне булчак китап укучылар өчен "Балалар китабы атналыгы" кысаларында уздырганнар.
25 март көнне Балалар иҗаты үзәгендә "Идеядән уйлап табуга" дип исемләнгән техник иҗат фестивале узды. Ул балаларның проект, фәнни-гамәли, коструктор һәм уйлап чыгару сәләтләрен тагын да арттыру, үстерү максатыннан чыгып уздырылды.
Торак пунктларны санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү максатларында 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик ике айлык игълан ителде.
Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары узган атнада террорчылык янауларына каршылык күрсәтү сорауларын тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе хезмәтләренең мөһим булуын ишетеп кенә белмибез. Күп функцияле үзәкләрдә күрсәтелә торган хезмәтләр халыкка гомуми күрсәтелә торган хезмәтләрнең 80 % тәшкил итә.
Яңа елдан районның алкоголь белән сәүдә итүче барлык кибетләре һәм гомуми туклану предприятиеләре, ваклап сату өчен сыра сатып алучы шәхси эшмәкәрләр алкоголь сатып алу фактын Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша раслыйлар.
30 мартта, 9 сәгатьтә, район Советының утырышлар залында III чакырылыш Ютазы район Советының V утырышы узачак.