Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсендә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов катнашында 2015 елда сәламәтлек саклау тармагы эше буенча йомгаклау медицина киңәшмәсе узды.
Кичә Акбаш авылы мәдәният йортында район театр смотр-бәйгесен уздыру кысаларында “Офык” халык театры коллективы Наил Гаетбаевның “Әстәгефирулла” комедиясен сәхнәгә куйдылар.
Кичә район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык 2016” смотр бәйгесенең район этабына йомгак ясалды.
12 февраль көнне Кече Урыссуында «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында үзара бәйләнеш” кысаларында барган аралашуның “Ачык дәрес” көне булды.
Кичә Урыссу бистәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 27 еллыгына багышланган чара үтте.
15 нче февраль көнне Урыссу бистәсенең 2 нче санлы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Солтанова Ләйсән Рөстәм кызы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль иртә үткәрде.
Бүген районыбызның Кымызтау чаңгы базасында Россиянең Чаңгы юллары 2016 чарасы узды.
Урыссуның 4 санлы һәм Иске Урыссу мәктәпләре укучылары 10 февральдә Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар.
Кәрәкәшле авылы туган як тарихын өйрәнү музеенда сәгатьләр күргәзмәсе эшли.
Бүген Урыссу гимназиясе базасында районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр “Өстәмә белем бирү мөгаллиме”, “Укытучы-психолог” һәм “Әйдаман укытучы” номинацияләрендә көч сынаштылар.