Ютазы авыл җирлегендә гражданнар җыены узган елда республика нефтьчеләре көче белән ремонтлана башлаган мәдәният йортында үтте.
Күптән түгел Урыссу интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган “БлагоДарение” хәйрия фонды вәкилләре экологик юнәлештәге чара оештырдылар.
Тренер Руслан Янбирдин тәрбияләнүчесе урыссулы Шамил Җәмилов гыйнвар ахырында Казанда үткән Татарстан Республикасының катнаш кара-каршы сугыш (ММА) буенча өченче чемпионатында җиңү яулады.
3 февраль көнне Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында кинематограф елы кысаларында "Тихая заставасы" фильмы күрсәтелде.
3 февраль көнне Урыссуның 2 нче санлы мәктәбендә "Ел укытучысы" бәйгесенең беренче этабы узды.
Әлки районы Базарлы Матак бистәсендә узган Республика Беренчелегендә Милена Зиннурова Татарстан чемпионкасы булган.
Кыш –студентлар өчен матур ел фасылы: беренчедән, кышкы сессия узды, икенчедән, каникуллар узды, өченчедән, 25 гыйнвар, Россия студентлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр - Татьяна көне.
31 гыйнвар көнне район мәдәният йорты артистлары Урыссу бистәсенең сайлау участокларына концерт белән йөрделәр.
Декабрь аеның соңгы көннәренең берсендә республиканың Дәүләт Советы каршында эшләүче Яшьләр парламенты депутаты Илкам Дәүләтов Баулы шәһәренең “Семь Я” приютында яшәүче Ютазы районы балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Кичә “АгроМир” җәмгыяте үз хезмәт коллективы һәм ветераннары белән Яңа ел кичәсе уздырды.