ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Урыссу гимназиясе коллективы Бөтенроссия йөрү көне уңаеннан чара уздырды.
Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне.

Өлкәннәргә Алла ярдәм бир¬сен.

Анаргадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе яшь армеецлары Казанда узган “Алга, яшь армеец” исеме астында узган хәрби-спорт уенының зона этабында катнашып, беренче урын яулаган.
Быел укытучыларның һөнәри бәйрәме күңелле вакыйга – оешуының 50 еллыгы уңаеннан Урыссу коррекцион интернат-мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.
Октябрь аеның өченче көнендә узган ярминкәдә киштәләр көзге нигъмәтләрдән сыгылып торды.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
Республикада, шул исәптән районда “Җәяүле” кисәтү операциясе бара.
Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында хуҗалык итүнең кече формаларына республиканың Икътисад министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәме күрсәтү буенча киңәшмә узды.
Урыссулы Фәһимә Нәфукова район дәрәҗәсен “Автобабай” республика конкурсында лаеклы яклады.
Пушкин һәм Ленин урамнары чатында тиздән яңа сәүдә ноктасы ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International